Татарстанда -17 градуска кадәр суыта
Татарстанда салкынайта, буран һәм бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Һава торышы болытлы булачак.Көндез һәм кичен кар һәм буран көтелә, шулай ук көндез 14 м/с кадәр көчле җил фаразлана.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 8-13 градус нульдән түбән күрсәтәчәк, ә аязганда -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -2 дән -7 градуска кадәр көтелә.
Шулай ук синоптиклар бозлавык турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев