Синоптиклар Татарстанда 28 градус салкын турында кисәтә
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә явым-төшемсез, болытлы һава торышы көтелә.
Төнге сәгатьләрдә урыны белән бик салкын булыр дип фаразлана. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.
Моннан тыш, көньяктан талгын җил, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -16..-21 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -23..-28 градуска кадәр салкынайта. Көндез -11..-16 градус салкын булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев