Сентябрь аеның нинди булачагын әйткәннәр
Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган бәрхет сезоны көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән.
“Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип сөйләп үткән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә. Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының гадәттә сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев