Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кабат эсселек һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда урнашкан эссе һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми, дип билгеләп үтә синоптиклар. Көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан тизлеге 5-10 м/с булган җил исәчәк. Көндез урыны белән аның тизлеге 15-17 м/с кадәр көчәячәк (Казанда 14 м/с кадәр генә).
Төнлә төбәкнең көнчыгышында һәм түбән урыннарда һава температурасы +9..+14 градуска кадәр тәшкил итәчәк, төбәкнең көнбатышында +19 градуска кадәр (ТР башкаласында +13..+15 градуска кадәр, әмма түбән урыннарда +10..+12 градуска хәтле). Якты вакытта һава +27..+32 градуска кадәр җылына (Казанда +29..+31 градуска кадәр).
Татарстанда майның соңгы декадасында һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булачак. Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, атмосфера фронтлары республикага ял көннәренә генә яңгырлар һәм салкыннар китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев