Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Июль, август, сентябрьдә һава торышының нинди булачагы билгеле

Июль җәйнең кыл уртасы һәм бу ай иң эссесе санала. Әмма быелгы июль, без гадәтләнгәнчә, артык җылы булыр дип өметләнергә кирәкми. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына караганда, июль ае салкынча булачак, дип хәбәр итте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев журналистларга.

Июльдә һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк булыр кебек. Шул ук вакытта спикер бу фаразларга шикләнеп тә карый.     
– Арктика һәм төньяк-көнбатыш циклоннары безнең территориягә еш килер дип көтелә. Әмма ул бездә май аенда булды инде, июльдә дә кабатланыр дип әйтеп булмый. Оптимист булырга кирәк, – диде ул матбугат очрашуында.     

Без гадәттә җәй дип июнь, июль августны саныйбыз. Метеорология практикасында ул башкачарак икән. 15 градус җылы булса, җәй башланды дигән сүз. Узган ел җәй 9 майда ук башланган. Быел 30 майда гына. Җәйнең кайчан бетәчәген дә шул ук һава температурасына карап әйтәләр. Термометр баганасы 10 градусны күрсәтә башлагач, җәй белән хушлашырга да була. Безнең территориядә ул якынча 20 сентябрьләрдә тәмамлана. Димәк, җәй дүрт айга сузыла. 
Августта һава температурасы нормада булачак. Ә сентябрь эссе һәм коры булырга охшаган, диде Юрий Переведенцев. 

Майның салкын килүе аркасында быел черкиләр дә актив булмаган. Аның каравы коену сезоны соңга кала. Бүген Куйбышев сусаклагычы акваториясендә су температурасы нибары 15 градусны тәшкил итә. Ә коену өчен аның 20 градуска кадәр җылынуы кирәк. 

Май аена алай тел-теш тидерергә дә кирәкми, чөнки ул явым-төшемнәргә бай булды. Узган елны майда яңгыр бер миллиметр да яумаган. Быел исә 1,5 айлык норманы үтәгән. 
– 18 майда яуганы гына да 28 миллиметрны тәшкил итте. Бу рекорд түгел, әмма ул сирәк була. Соңгы тапкыр шуның кадәр яңгыр 1983 елда яуган, – диде КФУ доценты Тимур Әүхәдиев. 

Икмәк уңышы да һава торышына бик нык бәйләнгән. Татарстан Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, чәчүлекләрнең торышы яхшы. 
– Әгәр дә һава торышы бүгенге кебек 27-28 градус торса, табигать үз эшен эшләячәк. Уңыш әйбәт формалашсын өчен, урыны белән рекордлы уңыш алу өчен дә, быел бөтен мөмкинлекләр бар, – диде спикер, – гәрчә үсемлекләрнең календарь өлгерүе 15 көнгә соңга калса да.

Май аендагы өзлексез яуган яңгырларның чәчү эшен сузуын искә алып, дымның беркайчан да артык булмавын да билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев