Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Һава торышы бозылу сәбәпле Татарстанда бераз салкынайта

26 апрельдә Татарстанда көнбатыштан килгән циклонның атмосфера фронтлары аркасында һава шартларының начарлануы фонында температураның бераз төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы, көндез аязучан һава торышы күзәтелә. Төнлә яңгыр явачак. Иртән һәм көндез дә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин, урыны белән боз явачак. Элегрәк яшенле яңгыр һәм боз яву куркынычы турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәткән иде.

Моннан тыш, төнлә көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга, кайбер урыннарда 14 метрга кадәр җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә җил юнәлешен көньяк һәм көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, тизлеге секундына 8-13 метрга, урыны белән 15-20 метрга кадәр (ә кайбер урыннарда 23 метрга) көчәя, дип искәртә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-13 градус (ТР башкаласында - +11..+13) җылы фаразлана. Көндез һава +17.. +22 градуска кадәр (Казанда +17.. +19 градуска) җылыначак.

Шул ук вакытта дүшәмбе, 24 апрельдә, Казанда 50 ел элек булган температура рекорды куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев