5 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
5 октябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була.
Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез урыны белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлеккә кадәр җитә торган көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+9˚, көндез +10..+13˚ градус.
Үсеш алучы ай, Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту, шулай ук бүлмә гөлләренә ашлама сибү өчен уңышсыз вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне һәм бакча җиләген кышка каплап куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев