Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр яварга, томан төшәргә мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми диярлек.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан җил фаразлана, аның тизлеге секундына 6-11 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +6..+8 градус, көндез +10..+13 булачак.

Үсүче ай, Укчы йолдызлыгында.

Кура җиләге куакларын җиргә кадәр бөгеп куярга. Уңыш бирми торган һәм авыру агачларны һәм куакларны казып алырга, яз утырту өчен чокырлар әзерләргә. Җиләк куакларын корткычларга каршы эшкәртергә. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәсен агартырга, агачлар төбенә черемә салырга. Күпьеллык чәчәкләрне кисәргә. Саклау өчен уңышларны җыеп алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев