Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

3 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Иртәгә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана.

Көньяк, көньяк-көнчыгыштан җил уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы – +8..+13 градус, ә көндез – +14..+19 градус.

Үсүче ай, Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кәбестә тозлау өчен уңай вакыт санала. Кайбер яшелчәләрне һәм салкынга чыдамлы берьеллык чәчәк орлыкларын утыртып калдырырга була. Суган, сарымсак, яшеллек утыртырга мөмкин. Күпьеллык культураларны төреп яисә каплап куярга кирәк. Җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының кәүсәләрен агартырга, шулай ук кимерүчеләрдән саклау чарасын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев