24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Бүген Татарстан территориясендә болытлы һәм җылы һава торышы көтелә.
Урыны белән бераз яңгыр явачак, уртача җил фаразлана, көндез һәм кичен аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9 градустан +14 градуска кадәр, көндез +19 градустан +24 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
Кимүче ай, Кыз йолдызлыгында.
Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыгын, крыжовник агачларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин. Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчә һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була. Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев