22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
22 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.
Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы - +9..+13 градус. Көндез +17..+20 градус җылы көтелә.
Кимүче ай Арыслан йолдызлыгында.
Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган, крыжовник агачларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин. Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчәне һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев