Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәлнең җитдилеген аңлап

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислегендә район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. Зөфәр Галимулла улы билгеләп үткәнчә, республикада террорлык куркынычының «сары дәрәҗәсе» игълан ителде, шуңа күрә максималь сизгерлек күрсәтергә, шикле кешеләр, транспорт күргән очракта шунда ук компетентлы органнарга хәбәр итәргә кирәк. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә килгән кешеләргә,...

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислегендә район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде.
Зөфәр Галимулла улы билгеләп үткәнчә, республикада террорлык куркынычының «сары дәрәҗәсе» игълан ителде, шуңа күрә максималь сизгерлек күрсәтергә, шикле кешеләр, транспорт күргән очракта шунда ук компетентлы органнарга хәбәр итәргә кирәк. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә килгән кешеләргә, калдырылган чит предметларга игътибарлы булу сорала. Урыннарда җирле үзидарәләргә зур роль билгеләнә. Хәлнең җитдилеген аңлап эш итәргә кирәк.
РФ ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин республика районнарында ике шартлаткыч матдә табылуын, ике гыйбадәтханәгә ут төртелүен хәбәр итте. Шуңа күрә сизгерлек күрсәтергә кирәк, әлегә ул бездә тиешле дәрәҗәдә түгел. Шулай ук районга килүчеләр, пропискага керүчеләр турында да хәбәрләр булырга тиеш.
Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров куркынычсызлык мәсьәләсендә рөхсәт ителмәгән фактлар турында мисаллар китерде. Мәсәлән, мәктәп автобуслары таныш булмаган чит кешеләрне йөрткән. Шул ук вакытта башка очраклар да күрсәтелде. Бүгенге көндә иң мөһиме- террорлык фактларына юл куймау. Ә терроризм һәм экстремизм янәшә тора. Читтән сәүдә итәргә килүчеләр тарафыннан да агитация фактлары булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев