«Дәү әни эшкә китте», - дип каршы алдылар безне елгыр малайлар Раян һәм Рамазан Иске Казиледәге иркен һәм уңайлы йортка кергәч – биредә аларның дәү әти һәм дәү әнисе - даими язылучыларыбыз Равил һәм Фирдәүс Кадыйровлар яши.
Равил Бакир улы хуҗалыкта иде һәм хатыны белән 1979 елдан бирле бергә гомер итүләре, Караталдагы идарә төзелешендә танышулары турында сөйләде. Ул чакта пединститут студентларының төзелеш отряды ярдәмгә килгән. Студентлар арасында Фирдәвес тә булган.
Равил Бакир улы үзе, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Иске Казилегә кайткан, анда зоотехник булып эшләгән. Заманында җитәкче вазифаларын биләгән, заготконтора директоры булган, 20 елга якын эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Бүген дә аның карамагында 70 баш ат. Әлбәттә, бу эштә аңа улы Радик ярдәм итә, безнең әңгәмәбез вакытында ул трактор белән кайтып туктады.
Ә Фирдәвес Равил кызының бөтен хезмәт тормышы педагогикага багышланган. Балык Бистәсе районында туып үскән кыз Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, институтка кергәнче үк, Балыклы Чүкәй авылында мәктәптә эшләгән. Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган. 1979 елның сентябреннән бирле Иске Казиле мәктәбе – Фирдәвес Равил кызының даими эш урыны. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары намуслы хезмәте һәм укучыларының югары казанышлары өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. Ул Россиянең халык мәгарифе отличнигы, «ТР мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесенә ия, 2011 елда «Иң яхшы укытучы» бәйгесе җиңүчесе.
Ул – укытучы һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә булуның ачык мисалы. Шуңа күрә оныклары Раян белән Рамазанның тәрбияле булулары, татарча да, русча да яхшы сөйләшүләре гаҗәп түгел. Алар бик теләп безнең язылучыларыбыз турындагы роликта төшәргә риза булдылар, һәм без аларның дәү әни һәм дәү әтисенә дип бүләк тапшырдык. Әмма язылучыларыбызның төп бүләкләре, әлбәттә, гаиләләрендә. Брлар _ уңган-тырыш балалары (Радиктан тыш, тагын кызлары Эльмира бар), искиткеч оныклары. Күптән түгел генә оныкчыклары Әскәр туган, аңа нибары 40 көн. Һәм Раян Казандагы сабый белән видеоэлемтә аша күрешүләре турында әйтте. Без язылучыларыбыз гаиләләрендә һөнәри һәм гаилә кыйммәтләренең әнә шулай уңышлы рәвештә бергә үрелеп баруына чын күңелдән шатбыз…
Нет комментариев