Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүләкләнүчеләр арасында «Ана даны» медале белән бүләкләнгән Айгөл Шәйхәйдәрова да бар

Без бу гаилә турында актив волонтерлар, бәйгеләрдә җиңүчеләр, төрле проектларда катнашучылар буларак күп тапкырлар яздык.

Аларның җиңүләре арасында-«Милли проектлар: Татарстан - 2019» фотоконкурсы, «Экояз» республика бәйгесендә «Иң яхшы гаилә - 2022» титулы, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә «Авыл гаиләсе-2024», Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Медиаполе» премиясе Дипломы һәм башкалар.

Айгөл Шәйхәйдәрова Казанда туып үскән. 2009 елда ире белән Антоновка авылына күченгән. Бүген Айгөл белән Ренат Шәйхәйдаровлар биш бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Айсельгә - 15, кечесе Айриска 3 яшь.

Айгөл Сәет кызы 2006 елда Казан дәүләт технология университетын «Мәгълүмат системалары» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган. Әмма хәзерге вакытта аның төп һөнәре - зур гаилә хуҗабикәсе һәм ана булу.

Бу гаиләдә балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Балаларның әниләренең уңышларын арттыруы да очраклы түгел.

 2011 елдан башлап Шәйхәйдаровлар елына ике мәртәбә үткәрелә торган урман утырту бәйрәме инициаторлары һәм оештыручылары булдылар. Алар үзләренең питомникларын булдырганнар, анда авыл, мәктәп, бистә һәм балалар лагерьлары өчен үсентеләр үстерәләр. Бу гаилә ярдәме белән Идел яры буендагы 110 гектардан артык чокыр территориясендә 77 000 үсенте утыртылды. Шәйхәйдаровлар санитар-экологик акцияләрдә актив катнаша.

Ренат белән Айгөлгә һәр эшләрендә дә балалары булыша, алар әти-әниләре кебек үк сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

Шулай ук Шәйхәйдаровлар гаиләсе Антоновка театр коллективының актив катнашучылары, алар составында «Каравон» фестивалендә, «Җиңел канатлар» Бөтенроссия урам театрлары фестивалендә чыгыш ясадылар. Алар ел саен үткәрелә торган «Алма спасы» бәйрәмендә, Казан Сабан туенда һәм башка зур чараларда катнашалар.  Ике ел хәйрия нигезендә «Түбән Кама» милли паркы территориясендә палаткалы балалар лагерьларын оештыруда катнаштылар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акча җыюда даими катнашалар.

Шәйхәйдаровлар гаиләсенең девизы - "Яшел планета-бәхетле кешеләр". Алар искиткеч балалар тәрбиялиләр һәм 14 ел дәвамында үзләренең хәйрия эко-проектларын уңышлы тормышка ашыралар, үз үрнәкләре белән район халкын һәм кунакларны Ватанның экологик сәламәтлеге турында кайгыртырга рухландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев