Олы Кариле авылында яшәүче Роберт Сөнгатуллинны быел май аенда 85 яшен тутырган, без килгәндә, аның бакчада эшләгән чагы иде: улы салган зур йорт янында шулай ук зур җир кишәрлеге урнашкан.
Газета укучыбызның хуҗалыгында сарыклар да, кош-корт та бар. Олы яшьтә булуына карамастан, Роберт абый йорттагы эшләрне дә башкара, газета укырга да өлгерә.
– Ул бакчада да, терлекләр белән дә һәр нәрсәдә ярдәм итә, - дип елмая килене Лилия. Аның янында утырган оныгы Кәрим карт бабасы кулындагы призны карап утыра.
Роберт Сөнгатуллин Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала туган, шуңа күрә аның балачагы катлаулы сугыш чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. 7 сыйныфтан соң ул колхозда эшли башлаган, ә 1959 елда хәрби комиссариат 18 яшьлек егетне Тәтешкә тәгәрмәчле транспорт йөртүчегә укырга җибәрә. ХОКУК Алгач, Олы Кариле сельпосында эшләгән, ә аннары Совет Армиясе сафларына алынып, Мәскәү янында хезмәт иткән. Хәрби хезмәтенең өченче елында аны Казахстанга һәм Украинага чирәм җирләргә эшкә җибәрәләр.
Өч ел хезмәт итеп кайткач, язмабыз герое туган авылына әйләнеп кайткан. СельПОда, участок хастаханәсендә, колхозда эшләгән. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы 10 елда фермада хезмәт куйган.
Кызы һәм ике улы 5 онык бүләк иткәннәр, оныклары да сынатмаган: Роберт абыйның инде ике оныкчыгы бар. Аларның берсе – Кәримне без күрдек, аннан тыш, тагын Самир исемле оныкчыгы да бар икән.
Җиңүчебезгә озын гомер теләп, китәргә җыенганда, Кәрим тавык кетәклегеннән йомыркалар җыеп чыкты – сабыйның инде хуҗалыкта үз вазифасы бар, ул аны бик теләп башкара. Шулай булгач, Сөнгатуллиннар гаиләсенең тагын бер тырыш вәкиле үсә, һәм бу бик сөенечле…
Нет комментариев