Үз һөнәрләренә, гаиләләренә һәм газетабызга тугры кешеләр
Җәмгыять

Үз һөнәрләренә, гаиләләренә һәм газетабызга тугры кешеләр

Бәрлегуҗада яшәүче Илфар һәм Гөлфинә Абдуллиннар инде 40 елдан артык бергә гомер итәләр, өйләнешкән чакларыннан бирле район газетасын алдыралар.

- Безгә газета ошый һәм без районыбыз кешеләре, чаралар һәм вакыйгалар турында һәрвакыт бик теләп укыйбыз, - ди Гөлфинә Абдуллина.

Ул үзе тумышы белән Актаныш районыннан, ире Бәрлегуҗаныкы, алар Минзәләдә танышканнар. Азат Абдуллин җиде балалы гаиләдә үскән һәм Олы Карамалдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Педагогия училищесында укыган Гөлфинә белән шунда танышкан.

Зоотехник белгечлеге алгач, Азат туган авылындагы «Большевик» колхозына кайткан. Аннары Украинада танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, ә Гөлфия, училищены тәмамлап, өч ел Тәтештә балаларга татар теле укыткан.

Бу вакыт эчендә яшьләр арасында хатлар йөргән, ә танышканнарына биш ел дигәндә, Азат белән Гөлфинә тормыш юлыннан бергә атларга карар итәләр һәм, никахлашырга рөхсәт сорап, Шәрип авылына кызның әти-әнисе янына кайталар. Соңрак ике якның якыннары да үзара таныша. Шулай итеп, 1982 елда Олы Карамал авыл Советында яшь Абдуллиннар гаиләсе теркәлә.

Башта алар Иске Барышта яши башлыйлар, анда колхоз яшьләргә фатир бирә. Ләкин ике елдан соң алар Бәрлегуҗага, Азатның әти-әнисе янына күченәләр.

Гаилә башлыгы үзенең 35 ел хезмәт юлын зоотехникага багышлаган, ә хатыны 38 еллык педагогик стажга ия: Бәрлегуҗа мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, аннары Олы Карамал, Кирельский мәктәпләрендә татар теле укыта.

Абдуллиннар – күп балалы гаилә: уллары Илнар Казанда эшли, кызлары Ләйсән Куйбышев Затонында, ә кечесе Ландыш Питрәчтә яши. Хәзер ата-ананың иң зур шатлыгы – җиде оныклары: 3 малай һәм 4 кыз, алар авылга дәү әни һәм дәү әти янына бик теләп кайталар.

Күргәнебезчә, бәйгебез призерлары, газетабызга тугры укучылар гына түгел, үз һөнәрләренә һәм зур гаиләләренә тугры кешеләр дә.…


Нет комментариев