Әтисе – авыл хәбәрчесе, кызы - «Алтын каләм» җиңүчесе
Җәмгыять

Әтисе – авыл хәбәрчесе, кызы - «Алтын каләм» җиңүчесе

Чираттагы җиңүчеләребез Азат һәм Каимә Шәрәповлар «Идел таңнары» газетасын күптәннән укыйлар.

- Без «Идел таңнары»н «Кызыл Байрак» дип йөртелгән заманнардан бирле укыйбыз, - ди Азат Шәүкәт улы. - Район яңалыкларын белү өчен ел да язылабыз. Әтием авыл хуҗалыгы белгече иде, һәрвакыт район газетасы белән элемтәдә булды, авыл кешеләре, аларның тормышы турында мәкаләләр һәм очерклар язды, газетада аның шигырьләре басылып чыга иде.…

Азат Шәрәпов тумышы белән Тукай авылыннан, аннан гаиләсе Кыртапага күчеп килгән, аның балачагы шунда үткән. Иске Барыш мәктәбен тәмамлагач, Казан училищесына токарьлыкка укырга кергән. Аннары стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә армия хезмәте үткән.

Туган ягына кайткач, Азат Шәүкәт улы колхозда токарь булып эшли башлаган, ә бераз соңрак, 23 яше тулуга ук, ул инде авыл советы рәисе булган. 5 ел парторг булып эшләгән, 25 ел башта «Уңыш» колхозында, аннары агрофирмаларда агроном булып эшләгән. Ә агрономлыкка ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган, хәтта пенсиягә чыкканнан соң да ул үз белгечлеге буенча килешү нигезендә эшләгән – чирек гасыр буена зур хезмәт тәҗрибәсе тупланганлыктан, аның фикеренә колак салганнар. Өстәвенә, Азат Шәүкәт улы Иске Барыш авыл җирлегенең алыштыргысыз депутаты да, шуңа күрә ул авылдашларының ихтыяҗларын һәм өметләрен бик яхшы белә.

Ә Каимә Каһир кызы Иске Барыш авылында туган, мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтына укырга кергән, анда математика укытучысы белгечлеге алган. Туган авылына кайткач, 32 еллык бөтен хезмәт гомерен укытуга багышлаган, мәктәп аңа да олы тормышка юллама биргән. Өстәвенә, балаларны математикага өйрәтеп кенә калмыйча, тәрбия эше буенча директор урынбасары һәм уку бүлеге мөдире дә була.

Ирле-хатынлы Шәрәповлар ике бала – уллары Ирек һәм кызлары Язиләне үстергәннәр, кызлары бабасы эзләреннән киткән һәм «Алтын каләм» иншалар бәйгесендә җиңүче булган.

-Бу вакытта ул 7 нче сыйныфта укый иде, һәм җиңүчеләр өчен бүләк Идел буйлап теплоходта сәяхәт булды, бу аның өчен онытылмас тәэсир булды, - дип искә ала Каимә Каһир кызы.  Ул бик яхшы укыды һәм мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлады…

Язылучыларыбыз хәзер инде 11 яшьлек оныклары Диананың уңышларына куаналар, һәм бәлеш исе аңкыган йортларының ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык.

Ә без, укучыларыбыз белән әңгәмә корып, аларның атна саен газетабызны көтеп алуларын, бик теләп укуларына инандык, ә бу безнең хезмәткә ихтыяҗ зур икәнлеген аңлата. Шулай булгач, алга таба да эшләвебезне дәвам итәбез…

 


Нет комментариев