Кече һәм Олы Бортас авыллары күршеләр булып урнашкан, шуңа күрә безнең җиңүчеләр – Мәхмүт белән Рауза Мөхәммәтшиннарның бер-берсен очратулары да гаҗәп түгел һәм алар менә инде 57 ел бергә.
Мәхмүт абый Кече Бортастан, Мөхәммәтшиннарның гаилә тормышы шунда башланган.
- Безне 1969 елда Олы Бортас авыл советына теркәделәр, ул вакытта бу 1 сум 50 тиен тора иде, - дип елмая Рауза апа.
Ул 93 яшькә кадәр яшәгән каенанасы белән 30 ел яшәвен искә төшерә, гаиләдә кайгыда да, шатлыкта да һәрвакыт бер-берсенә ярдәм иткәннәр.
Олы Бортас авылы кызы Рауза Мөхәммәтшинаның хезмәт юлы Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлауга ук башланган. Зирәк кызны Чаллы авылына җибәргәннәр, анда ул башлангыч мәктәптә балаларны белем нигезләренә өйрәткән. Ике елдан ул туган авылына кайтып, китапханәче булып эшли башлаган, аннары намуслы һәм җаваплы хезмәткәрне балалар бакчасы мөдире итеп билгеләгәннәр.
Шул ук вакытта ул читтән торып Казан педагогика училищесында укыган, ә 6 елдан, инде педагогик белемгә ия булып, Олы Бортас мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укытырга керешкән һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйган.
Мәхмүт абый, Олы Бортас сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Монастырь авылындагы һөнәри техникумда укыган, тракторчы-машинист белгечлеге алып, Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерергә киткән. Туган авылына кайткач, машина йөртүче булып эшләгән, аннары аны «Искра» колхозына ферма мөдире, бригадир итеп билгеләгәннәр. Аның бөтен хезмәт тормышы җир, авыл хуҗалыгы белән бәйле.
Ирле-хатынлы Мөхәммәтшиннар ике ул үстергәннәр, кечесе үзләре янәшәсендә Кече Бортаста яши. Оныклары Булат Казан авиация институтын тәмамлаган, Ләйлә белән Ралинә дә дәү әниләре һәм дәү әтиләре янында еш була. Язмабыз геройларының инде оныкчыклары – биш яшьлек Азилә һәм ун айлык Зәлинә бар.
Кече Бортаста әнә шундый тату һәм эш сөючән пар яши, ә без танышуга һәм редакциядән бүләк тапшыруыбызга бик шат булдык.…
Нет комментариев