Күп балалы әни һәм умартачы
Җәмгыять

Күп балалы әни һәм умартачы

Балчыклыда яшәүче язылучыбыз Рузилә Камалиева без килгәндә өйдә юк иде.

Ул умартачы, һәм көннәр буе умарталыкта - мондый катлаулы хезмәт умарта хуҗасының даими игътибарын һәм кайгыртуын таләп итә шул.

Әмма без аның әнисе Рузалия Вазыйх кызы белән сөйләштек, ул шул ук урамда яши. Рузалия апа Яңа Сала авылында туган, Балчыклы егетенә кияүгә чыккан чорлан бирле биредә яши.

Ире Галимҗан белән биш бала – ике ул һәм өч кыз үстергәннәр.

Рузилә, Олы Бортас мәктәбен тәмамлаганнан соң, читтән торып Казанда бухгалтерлыкка укырга кергән, «Алга» колхозы чорында фермада хисапчы булып эшләгән.

Умартачылык белән шөгыльләнә башлаган һәм хәзер бу аның төп эше. Шул ук вакытта Наил һәм Рузилә Камалиевлар гаиләсендә өч бала – бер кыз һәм ике ул үскән, шул рәвешле, безнең җиңүчебез авыл хезмәтчәне генә түгел, күп балалы әни дә.

Ә без редакция бүләген аның әнисенә тапшырдык. ул да укучыларыбыз арасында беркайчан да модадан чыкмаячак газетабызны һәм башка басмаларны укырга ярата.… Һөнәре яшәү рәвешенә әверелгән


Нет комментариев