Газетаны соңгы битеннән укый башлый
Җәмгыять

Газетаны соңгы битеннән укый башлый

Караталда яшәүче Җәмилә Йосыпова безне уңайлы ишегалдында каршы алды. Биредә чәчәкләр һәм декоратив куаклар арасында тавык үзенең чебиләрен көтелмәгән кунаклардан яшереп йөри иде.

- «Идел таңнары»ның һәр яңа санын түземсезлек белән көтеп алам, - диде укучыбыз. - Соңгы биттән укый башлыйм, аннары беренче битенә җитәм, кем әйтмешли, бер хәрефен дә калдырмый укып барам…

Иске Казиле мәктәбен тәмамлагач, Җәмилә методист булып клубка эшкә урнашкан, аннары тәрбияче булып балалар бакчасына күчкән. Казан педагогия училищесын читтән торып тәмамлаган һәм, бакча ябылгач, башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Шул ук вакытта читтән торып Тәтеш педучилищесында укый, анда башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала. Әмма 2010 елда Каратал мәктәбе дә ябылган. Язмабыз героена янә эш урынын алыштырырга туры килгән һәм ул Иске Казиле мәктәбендә секретарь булып эшли башлаган, аннары яңадан әзерлек үтеп, сәнгать дәресләре укыткан, аннары укучылар өчен озайтылган көн төркемен алып барган.

Хәзер Җәмилә Йосыпова сәнгать дәресләрен алып баруын дәвам итә һәм мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе булып хезмәт куя.

Өстәвенә ул әле дәү әни дә: Кама Тамагында «Таттелеком»да эшләүче улы Илнарның өч баласы бар, ә Биектау районының Усад авылында яшәүче һәм хәзерге вакытта декрет ялында булган кызы Гөлия ике бала үстерә. Шул рәвешле, ял көннәрендә биш оныгы кайтып, дәү әни йорты гөрләп тора, ә ул моңа һәрвакыт шат.

Ул сентябрьдә өченче сыйныфка барачак оныгы Зәринәнең үз куллары белән ясаган эшләрен күрсәтте, баланың сабырлыгына һәм теләгенә,  үзенең иҗади фантазияләрен чын-чынлап шул эшләнмәләргә салуына чын күңелдән соклануын белдерде.

 Без дә укучыбыз белән бергә әлеге казанышларга куандык һәм аңа да газетабызга тугрылыгы өчен бүләк тапшырдык…

 


Нет комментариев