Районның хезмәт коллективлары беренче сыйныф укучылары өчен 19 портфель җыячак
Мәгариф

Районның хезмәт коллективлары беренче сыйныф укучылары өчен 19 портфель җыячак

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә.

Районыбызның хезмәт коллективлары, предприятиеләре, оешмалары, эшмәкәрләре анда актив катнашалар. Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районның 11 учреждениесе һәм предприятиесе 19 портфель сатып алырга әзер. Ярдәм күрсәтеләчәк балалар исемлегенә кергән беренче сыйныф укучылары өчен кирәкле санда портфельләр сатып алу өчен акча җыю дәвам итә. Бу хакта киңәйтелгән киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева сөйләде.

- Безнең ярдәмгә 29 бала мохтаҗ. Шуларның 19 ы күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән, икесе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән, берсе сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән, икесе опекуннар тарафыннан тәрбияләнә, биш бала тулы булмаган гаиләләрдән.

4 августка булган мәгълүматларга караганда, уку-әсбаплары салынган мәктәп портфельләрен сатып алу өчен акчаны Тенеш бистәсе башлыгы Илшат Яруллин, Куйбышев Затоны бистәсе һәм Осинники авылы җирлеге башлыклары Николай Ефимов һәм Әхәт Сәгъдиев, мәшгульлек үзәге, казначылык, спорт мәктәбе, авыл хуҗалыгы идарәсе, «Акчарлак» спорт комплексы, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, Кама Тамагы татар мәктәбе коллективлары тапшырган.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты – 2, РУЭС – 4, «Гипс компаниясе» ҖЧҖ 5 портфель җыеп тапшырган. Тагын 10 портфель алу өчен акча җыярга кирәк. Акция 22 августта узачак.

 


Нет комментариев