Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әнвәр Мөхәммәтҗанов: “Балалар патриот булсын өчен, ата-аналар аларга үрнәк булырга тиеш”

Кама Тамагы районы турындагы тапшыруда катнашучыларның берсе – Келәнче авылында туган Әнвәр Мөхәммәтҗанов. Без аның белән төшерүләр арасындагы тәнәфестә сөйләшеп алдык.

- Мәктәптән соң мин Казан ветеринария академиясенә укырга кердем, аны уңышлы тәмамладым һәм Түбән Кама районына юллама алдым. Бер ел эшләгәннән соң, армиядә хезмәт итәргә карар кылдым һәм Чечняга эләктем. Бу адымга мин аңлы рәвештә бардым, шулай да кайнар ноктага эләгермен дип уйламаган идем.

Армиядән соң тыныч тормышка кайтырга әзер идем, ләкин хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан булуым күп кенә эш бирүчеләргә ошамады. Аларда Чечен сугышын узган барлык кешеләр дә адекват түгел дигән стереотип яши иде. 90 нчы елларда локаль сугышлар ветераннарына мөнәсәбәт хәзерге кебек булмады. Бүген ветераннар өчен бик күп программалар төзелде һәм гамәлдә. Аларга эш белән дә, дәвалау белән дә, тернәкләндерү белән дә ярдәм итәләр. Һәм бу бик яхшы, чөнки бу кешеләр Ватан сагында тордылар, хәзер алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.

- Ул чакта башка заман иде. Шул рәвешле, мин "изоляциядә" булып чыктым, шуңа күрә армиягә кайтырга карар кылдым, анда мине биш куллап кабул иттеләр.  Минем «сапер» хәрби белгечлегемә ихтыяҗ булды, ә хәрби тәҗрибә хәлиткеч әһәмияткә ия иде. Шулай итеп, мин хәрби ветеринар булдым һәм 20 ел Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иттем.

2022 елның февралендә мин ялда идем, шуңа күрә махсус хәрби операциягә мартта гына эләктем, анда безнең хәрби часть күчерелгән иде инде.  Төрле фронтларда, төрле төбәкләрдә сугышырга туры килде. 2023 елда җитди яраландым, дәваландым, тернәкләнү уздым, әмма гамәлдәге армия составына кире кайтмадым, сәламәтлегем торышы буенча демобилизацияләндем.

Әмма язмабыз герое эшсез калмаган. «Хәрби» үзәге иструктор-методисты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов, бер аяксыз калуына карамастан, “Ватанны саклаучылар” фонды ярдәме белән янә тыныч тормышка кайткан.

- Хәрби бурычны үтәгәндә мина шартлап, аягым өзелде. Үзем егетләрем янына шуышып барып җиттем, алар миңа беренче ярдәм күрсәттеләр, эвакуацияләделәр һәм госпитальгә китерделәр. Операциядән соң мин сукыр килеш уяндым", - ди ветеран.

Фронт янындагы госпитальдән соң сугышчыны Мәскәүгә җибәрәләр, анда аны алга таба дәвалану көтә. Тернәкләндерү барышында тормыш иптәше зур роль уйнаган.

-Мине теге дөньядан тартып чыгарды дип әйтсәм дә була. Яраланганнан соң мине тәрбияләде, күз табибы тапты – ул күземне саклап калды, операция үткәрде, кыйпылчыкларны чыгарды, һәм күзем әкренләп яңадан күрә башлады», – дип сөйли ветеран.

Әнвәргә күп нәрсәне яңадан үзләштерергә туры килгән. Башта утырырга, аннары инвалид коляскасыннан файдаланырга, протез белән йөрергә өйрәнгән. Хәзер ул, таякка да таянмыйча, тыныч кына йөри, йөрешенә карап, каршыда аяксыз кеше тора дип уйламассың да.

Тернәкләнүдән соң Әнвәр "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы ярдәмендә ишкәкле спорт белән шөгыльләнә башлаган, узган ел параолимпиячеләр арасында Россия кубогында өченче урын яулагпн. Әнвәр Мөхәммәтҗанов берничә ярышта катнашкан, ә бер ел элек ядрә ату белән дә шөгыльләнә башлаган.

- Спорт ветераннарга тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итә, - дип саный Әнвәр.– Спортта иң мөһиме – аралашу. Мин аягымны югалтканнан соң, депрессиягә бирелмәдем, кемдер мондый вәзгыятьтә үз эченә йомыла, спорт алар өчен бу халәттән чыгу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Әнвәр Мөхәммәтҗанов "Геройлар вакыты" программасы эшли башлаганда әле госпитальдә булган. Һәм ул шунда ук гариза биргән, госпитальдә чакта ук читтән торып укыган.

Россиядә «Хәрби» үзәге ачылгач, күп тә үтми үзәкнең Казанда филиалы барлыкка килгән.

- Мин үземне шушы үзәктә таптым, яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәм, чөнки моны бик мөһим дип саныйм. Без 14 яше тулган балалар белән шөгыльләнәбез, мәктәпләр, училищелар, техникумнар, институтлар белән эшлибез. Дәресләр эчтәлекле уза: укучыларыбызның үз куллары белән хәрби техникага кагылу, коралларны җыю-сүтү мөмкинлекләре бар, без аларны дроннар белән идарә итәргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәбез. Лазертаг уйныйбыз, тактик ориентлашуга өйрәнәбез", - ди Әнвәр.

2024 елда ветеран «Геройлар вакыты» программасы буенча укуын тәмамлаган, ә 2025 елда Татарстанның «Батырлар. Татарстан Геройлары» проектына сайлап алу узган.

Аңа «Ватанны саклаучылар» фондында аеруча ярдәм күрсәткәннәр.

- Беренче тапкыр миңа фондтан госпитальдә чакта шалтыраттылар. Мин кайткач, миңа көнкүрештә уңайлы булсын өчен, "Акыллы йорт" системасы буенча фатир җиһазландырырга ярдәм иттеләр. Протез алырга булыштылар, театрларга, төрле чараларга чакыралар. Фонд ярдәмендә мин Counter-Strike 2 буенча турнирда катнаштым. Миңа бик ошады", - ди Әнвәр. Ул дәүләт тарафыннан игътибарны иң кадерлесе дип саный.

"Батырлар"да мин көндезге бүлектә укыдым һәм теорияне генә өйрәнмәдем, безнең практикабыз да бар. Без производствога, районнарга чыгабыз, муниципалитет җитәкчеләре белән аралашабыз, аларның ничек эшләүләрен, карарлар кабул итүләрен карыйбыз», – дип өстәде ул.  - Фронттан кайткан кешеләргә дәүләт ярдәмен тою, үзләрен онытылмауларын белү мөһим. Бу программаларның барысы да үз-үзеңә ышанырга ярдәм итә:" Батырлар", спортка тартылу, эшкә урнашуда, бизнес алып баруда ярдәм итү һәм башкалар. Бу контрактка кул куярга җыенучылар өчен дә мөһим, – алар инде хәзер үк өйләренә кайткач үзләрен онытмаячакларын беләләр, – дип фикер йөртә Әнвәр.

- Минем улыма 17 яшь, кадет мәктәбен тәмамлый, аны ул үзе сайлады. Минемчә, 15-17 яшьтә яшьләргә үзләренең киләчәген билгеләү авыр. Монда ата-аналар зур роль уйный, аларның үрнәге яшүсмерләр өчен мөһим. Тормыш шуны күрсәтә: Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз батырлыкларында тәрбияләнгән өлкән буын контрактларны ешрак төзи һәм үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә бара. Алар ата-бабаларының батырлыгын үзләренә проекциялиләр. Һәм сугыш алар өчен Яшьләр белән чагыштырганда шактый зуррак әһәмияткә ия. Махсус хәрби операция – шул вакытта һәм шул шартларда булу мөмкинлеге. Нәкъ менә шуның өчен аларның күбесе хәрби комиссариатка аңлы рәвештә, акча өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча килә. Әгәр без ата-аналар, тренерлар, педагоглар бер нәрсәне сөйләп, икенчесен эшләсәк, Ватаныбызны яратуның чын үрнәге булмасак, без яшьләрдә, балаларыбызда, оныкларыбызда патриотлык хисләре тәрбияли алмыйбыз. Без алар өчен тормышта үрнәк, ориентир булырга тиеш. Туган илгә мәхәббәт бары шулай гына тәрбияләнә.

Бүген Әнвәр Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре мәсьәләләре буенча комиссиясен җитәкли. Ә без мондый геройны Кама Тамагы җире үстерүе белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев