Милләтпәрвәр шагыйрь
Лачыннар оя корган як,
Тау ягым-туган ягым.
Илләр гиздем,
табалмадым,
Мондый ямьле җир тагын.
Хәмид Вәлиди
Районыбыз - гүзәл Кама Тамагының шан-шәрифләре ерак-еракларга таралган. Район авылларында туып- үскән, татар әдәбияты сәнгате, мәдәниятенең төрле чорларында игелекле эш күрсәткән олуг шәхесләребез бихисап. Фатих Халиди, Ибраһим Гази, драматурглар Мөхәммәд Әблиев, Туфан Миңнуллин, Рәдиф...