Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бердәм россиялеләр конференциясе

Узган дүшәмбедә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде. Анда җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Зөфәр Гарәфиев рәислек итте. Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы членнары Ләйсән Мортазина, муниципаль район вәкаләтле орган депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе членнары һәм...

Узган дүшәмбедә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде.
Анда җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Зөфәр Гарәфиев рәислек итте.
Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы членнары Ләйсән Мортазина, муниципаль район вәкаләтле орган депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе членнары һәм тарафдарлары катнашты.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: "Бердәм Россия" партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе сәяси советы составына үзгәрешләр турында" һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV съезды эш йомгаклары турында һәм 2014 елга партиянең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе алдындагы бурычлар турында".
Сәяси советның киткән членнары урынына муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин сайланды. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV cъзды эш йомгаклары турында Ләйсән Мортазина сөйләде, ә эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә киләсе елга бурычларны Зөфәр Гарәфиев билгеләде. Ул шулай ук башлангыч оешмалар, партия членнарының билгеләнгән таләпләрне үтәве, членлык взнослары түләү, эш башкару, гражданнарны кабул итү турында cүз алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев