Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Халык контроле» эштә

Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апрель аеннан эшли. Анда 26 категория буенча мөрәҗәгатьләр тикшерелә. Аның эше ТР Президенты Указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән регламентлана. Максаты- хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу. Безнең районда халык контроленең ничек эшләве турында МР башкарма комитетының эшләр идарәчесе...

Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апрель аеннан эшли.
Анда 26 категория буенча мөрәҗәгатьләр тикшерелә. Аның эше ТР Президенты Указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән регламентлана. Максаты- хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу. Безнең районда халык контроленең ничек эшләве турында МР башкарма комитетының эшләр идарәчесе Әлфирә Исмәгыйлева сөйләде.
-Система эшенең барлык статистикасы һәркем өчен ачык.
Агымдагы елның 10 аенда халык контроленә гражданнардан 8 мөрәҗәгать кергән, шулардан 60% хәл ителгән (6); 30% гражданнар мөрәҗәгате хәл итү стадиясендә (3), "мотивацияле баш тарту" статусы бер генә мөрәҗәгать тә алмаган.
Халык контроле эшләү вакытында системадан файдаланучылар "Территорияне төзекләндерү", "Юл хәрәкәтен оештыру", "Җәмәгать транспорты", "Кәрәзле элемтә", "Чүплек", "Авыл хуҗалыгы", "Су" категорияләренә мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт мәгълүмат системасы эшенең нәтиҗәле күрсәткече - кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең уңай хәл ителүе. Узган елның апрель аеннан 36 заявка кабул ителгән. 13 гариза "Заявка хәл ителде" статусы алган. Әмма алар 10 "минус" җыеп канәгатьләнмәслек бәясе алган, ягъни проблеманы хәл итү дәрәҗәсе гражданнары канәгатьләндермәгән. Ә 17 "плюс" җыеп, мәсьәлә үтәлешен яклаганнар. 10 гариза "мотивацияле баш тарту" алган һәм 3 гаризага башкаручы "мотив"ны документаль расланган, анда заявканы башкару өчен таләп ителгән сумма сәбәп итеп күрсәтелгән.
Бүгенге көнгә заявкалар рейтингында берсе минус билгесе белән, әмма ул да объектив сәбәпләр белән алынган инде.
Система регламенты нигезендә, гражданнар мөрәҗәгатен карау 10 эш көненнән артып китә алмый, ә «торак-коммуналь хуҗалык» темасына караганнары өч көн дәвамында каралырга тиеш.
Хәл ителгән заявкаларга берничә мисал. Район үзәгенең Дзержинский урамында яшәүчеләр халык контроленә куркыныч чыганагы һәм начар исләр чыгаручы ачык канализация уңаеннан шикаять җибәргән. Тагын бер мисал. Сөйки авылында яшәүчеләр "халык контроле аша хакимияткә ТБОдан чүп-чарны алып китү үтенече белән чыккан. Мәсьәлә озакка сузылмыйча хәл ителә, әмма кайберәүләрдә ул канәгатьсезлек тудырган, бу хакта системада калдырылган бәяләр шуны күрсәтә. Аннан соң Келәнче авылында, яшәүчеләр халык өчен куркыныч тудырган торак пункт эчендәге күпер турында мөрәҗәгать калдырганнар. Кече Мәрәтхуҗа һәм Кече Бортас авылларында яшәүчеләр калдырган мөрәҗәгать юллар торышы белән бәйле һәм ул "планлаштыру" статусында кала.
Искә төшереп китик, "халык контроле" системасында эшләү өчен uslugi.tatarstan.ru "Шәхси кабинет" порталында теркәлергә һәм шунда заявка калдырырга кирәк.
Ачыграк булсын өчен текстка фото беркетергә (безнең районда яшәүчеләр шулай эшли дә), картада шул урынны билгеләргә, шуннан соң шикаятьне тикшерү барышын күзәтеп торырга кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев