Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Төзекләндерү дәвам итә

Муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм санитар эпидемиологик, экологик таләпләргә җавап бирү халәтенә җиткерү максатларында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 2 апрелендә "2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр Кама Тамагы муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында"гы 17...

Муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм санитар эпидемиологик, экологик таләпләргә җавап бирү халәтенә җиткерү максатларында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 2 апрелендә "2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр Кама Тамагы муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында"гы 17 нче күрсәтмәсе чыкты.
Ике айлык үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен шул ук күрсәтмә нигезендә район оператив штабы составы расланды, аның җитәкчесе итеп мр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Газинур Габидуллин билгеләнде. Штаб утырышы атна саен үткәрелә, анда торак пунктлар территориясен санитар чистарту буенча башкарылган эш турында штаб членнарының мәгълүматлары тыңланыла. Шулай ук мр башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча кисәтү чаралары үткәрү өчен урыннарга чыгу графигы һәм эшче төркем составы расланды.
Төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен саклауны тикшерү максатларында эшче төркем Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп, Тенеш штп, Кирельск, Сөйки, Балтач авыл җирлекләрендә тикшерүләр үткәрде. Калган авыл җирлекләре 15 июньгә кадәр тикшереләчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм авыл җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланды. УУП һәм муниципаль район башкарма комитетының административ хокук бозулар турындагы беркетмә төзүгә вәкаләтле урындагы затлары физик затларга 12 кисәтү ясады һәм административ хокук бозу турында 13 беркетмә төзелде. Аерым алганда, урамга каты һәм сыек көнкүреш калдыклары түккән, терлекләре урамда караучысыз йөргән хуҗаларга. Урындагы затларга тулган контейнерларны һәм бункерларны алып китмәгән өчен, бункерлар һәм контейнерлар янына чүп-чар җыелган өчен, оешма, учреждениеләргә, кибеткә кергәндә чүп-чар ташлау өчен урналар куймаганга, милекчегә бирелгән территория чикләреннән тыш урамга төзелеш материаллары куйган өчен штраф салынган.
Ике айлык башыннан административ комиссия ике утырыш үткәрде, анда ТР КоАП 3.6 маддәсенең беренче өлеше буенча, ягъни шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 9 эш һәм ТР КоАП 3.5 маддәсе, ягъни тышкы реклама урнаштыру тәртибен бозган өчен дүрт эш каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча физик затларга 15 мең сум штраф салынды һәм 5 кешегә кисәтү ясалды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Нигездә чүп-чар җыеп алынды һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды, бу шәһәр тибындагы поселок һәм авыл җирлекләре урамнарында да ачык күренә.
Җирлек башлыкларына, административ комиссия членнарына хәзерге вакытта кечкенә торак пунктларны санитар чистартуга игътибар бирергә кирәк, чөнки без аларда сирәк булабыз һәм анда да уртак тырышлык белән тәртип булдырырга мөһим.
Тиздән җәй башлана, авыл җирлеге башлыкларына терлекләрне караучысыз калдырмау турында халык арасында тагын бер аңлату эшләре алып барырга кирәк.
УУП һәм башкарма комитетның административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә вәкаләтле урындагы затларына шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм ачыклау буенча эшләрне көчәйтү мөһим.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү эшләре ике айлык тәмамланганнан соң да туктап калмыйча, планлы рәвештә ел дәвамында алып барылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев