Хокук бозу рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бер көндә тугыз хокук бозу
13 сентябрьдә Кама Тамагында «Тоннель» операциясе булды.
-
Кама Тамагы районында өлкән кешеләр ай саен алдакчылар корбаны була
Күптән түгел Куйбышев Затонда яшәүче кәрәзле телефон аша алдаучылар кармагына эләгә. Ул бу хакта газетадагы язмаларны укыса да, үзе белән андый хәл булмас дип ышанган була. Әмма телефон аша шалтыратып, банк картасы белән проблема килеп чыгуы турында хәбәр итәләр һәм картаның номерын, аның пин-кодын сорыйлар, ир һич шикләнмичә мәгълүматларны әйтеп...
-
Кама Тамагы районында фатирларда яшәүче кайбер кешеләргә чит ил гражданнарын күпләп теркәү фактлары ачыкланган
Бу кешеләр районда яшәми, әмма Россия Федерациясендә теркәү алган. Газетаның киләсе санда тулырак укый аласыз.
-
Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр өчен җәза катгый булачак
Узган елның февраль аенда Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр ачыкланды. Операция республика һәм безнең райондагы хокук саклау органнары көче белән үткәрелде. - Җинаять эше төркемгә берләшмәгән берничә кешегә карата кузгатылды. 2015 ел дәвамында шушы җинаять эшләре эпизодлары буенча тикшерү алып барылды. Нәтиҗәдә узган ел көзендә гаепләнүчеләрнең берсенә карата...
-
Кама Тамагында ноябрь башында кылынган җинаятьләр
Ноябрь аеның беренче ункөнлеге "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәм белән генә истә калмады. Урлашулар турында өч гариза кабул ителде. Сөйкидә шәхси йорт сараеннан триммер, бензопычкы, автомобиль двигателе блогы һәм комкайрак станогын урлыйлар. Хуҗага 9 мең сумлык зыян килгән. Сатлыганда дача йортына да караклар керә, телевизор, электр самоварын...
-
Кама Тамагында хатын-кызлар катнашында җинаятьләр теркәлгән
Агымдагы елда район прокуратурасы мәгълүматлары буенча тугыз хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган һәм күбесенә гаепләү карары чыгарылган. Хатын-кызлар арасындагы җинаятьчелек җәмгыятьнең әхлак нигезләре какшавын күрсәтә. Хатын-кызларның үз вазыйфаларын онытулары, яман юлга басулары үсеп килүче буынга начар тәэсир итә, чөнки алар үз балаларын тәрбияләүдән читләшә. Хатын-кызларны чыгуы авыр булган яки бөтенләй...
-
Хатын-кыз йөртүче эзләүдә булган машинада ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып йөргән
Казанның юл-патруль хезмәткәрләре эзләүдә булган кара төстәге Daewoo Nexia атомобилен күреп ала. Ләкин туктыйсы урында, руль артындагы хатын-кыз машинасының газына гына баса. - Әлеге машина эзләүдә иде, - дип аңлатма биргән Казанның ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полк командиры урынбасары Михаил Савин. - Патрульләштерү вакытында машина күреп алына һәм йөртүчесенә туктарга...
-
Кичә Казанда "Ягуар" машинасы 260 км/сәгать тизлек белән баганага бәрелгән [+фото]
Кичә Казанда "Ягуар" машинасы зур тизлектә юл читендәге баганага килеп бәрелә. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә үлем очрагы теркәлми. Социаль челтәрләрдәге фотолар һәм комментарийлар буенча, машина йөртүченең аягы өзелгән, авария вакытында исә тагын ике кыз зыян күргән. Спидометрдагы күрсәткеч 260 саны тирәсендә туктаган. Мондый тизлектә бәрелгәч исән калганнар турында күлмәктән туганнар диясе...
-
Җәяүлегә юл бирмәүчеләрне күзәтәләр
Бүгеннән Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ныклы күзәтү астына ала - республикада профилактик акция игълан ителде. Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә иркен суларга кирәкми. Тиешсез урында юл аркылы чыгучы җәүлеләр дә инспекторлар кармагына эләгергә, җәзага тартылырга мөмкин. Ел башыннан тиешле урында юл аша чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән...
-
Татарстан юлында коточкыч һәлакәт: үлүчеләр дә бар (+фото)
29 сентябрь кичендә - 19:30 сәгать тирәсендә трассада "Лада Гранта" автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Әлегә һәлакәтнең төгәл сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы ир белән хатынның вафат булуы, 1 яшьлек балаларының авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы гына мәгълүм. Тикшерү эше дәвам итә. http://intertat.ru/ фото: http://almet-rt.ru
-
Штрафны вакытында түлә!
"Югары Ослан" ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда ЮХИДИ штрафларын түләмәүче автомобиль йөртүчеләр күп икән. Штрафларның яртысын законда каралган срокларда түләмиләр. 2013 елның май аенда административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияне күздә тоткан РФ КоАП 20.25 маддәсенә төзәтмәләр кертелде. Шушы маддә нигезендә, штрафларны законда каралган срокларда түләмәгән өчен...
-
"Җәяүлеләр аркылы чыгу юлы"
1 октябрьдән безнең районда кисәтү ункөнлеге -"Җәяүлеләр аркылы чыгу юлы" республика чарасы үткәрелә. Аның зарурлыгы җәяүлеләр белән булган юл һәлакәтләренең артуына бәйле.
-
Төзекләндерү дәвам итә
Муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм санитар эпидемиологик, экологик таләпләргә җавап бирү халәтенә җиткерү максатларында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 2 апрелендә "2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр Кама Тамагы муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында"гы 17...
-
Штраф салынды
Агымдагы елның беренче кварталында административ комиссия 6 утырыш үткәреп, анда административ хокук тәртибен бозу турындагы 28 эш тикшерелде. 20 очракта болар төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу, 6сы - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозуга һәм 2се -урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозуга бәйле. Тикшерелгән эшләр буенча гражданнарга 17700 сум күләмендә штраф салынды.
-
Ата-аналар җаваплы
Күптән түгел балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау буенча район комиссиясе утырышы булды. Анда үз балаларына тиешеле тәрбия бирмәгән, үзләренең ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өч гаилә эше тикшерелде. РФ Конституциясенең 38 маддәсе 2 бүлеге, РФ Гаилә кодексының 63,65 маддәләре нигезендә ата-аналар үз балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Ата-ана балаларның сәламәтлеге,...