Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Завод торбалары эш башлану турында искәртә

Узган ел Кама Тамагы төзелеш гипсы заводында яңа хуҗа барлыкка килде.

Ярты елдан бирле «Актив» ҖЧҖ «Ак таш» сәүдә маркасы буенча коры төзелеш катнашмалары чыгара. Без җитештерү эшләренең ничек баруы, коллективның нинди бурычларны тормышка ашыруы, нинди проблемалар белән очрашырга туры килүе турында белергә булдык һәм техник директор Роберт Гыймадиев, баш технолог Раиса Зыкова белән сөйләштек.

«Бүгенге көндә билгеле бер клиент өчен коры катнашманың бер төрен җитештерәбез. Безнең гипс штукатуркасы төзелә торган торакны штукатурлауга китә. Моннан тыш,  продуктны алга җибәрү белән дистрибьютор шөгыльләнә. Безнең катнашмалар бәя буенча да отышлы, алар сыйфатлы гипстан ясалган», - диде Раиса Зыкова.

«Заводта эш ике сменада бара, биредә көн саен 100 тонна коры төзелеш катнашмасы җитештерелә. Кызганыч, җитештерү күләмен арттыру өчен фасовка линиясендә эшче куллар җитми.

Шуңа күрә җитәкчелек автоматлаштырылган линия булдыру турында карар кабул итте, бу күләмнәрне арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла, автоматлаштырылган линияне төзелеш сезоннары арасында булдыру планлаштырыла.

Бүген заводта 28 кеше эшли, шуларның 15 е турыдан-туры җитештерүдә мәшгуль. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә, ә эшчеләрне без башка төбәкләрдән эзлибез, җирле халык безгә эшкә килергә ашыкмый», - диде Роберт Гыймадиев.

Күләмнәрне арттырудан тыш, белгечләр продукция ассортиментын киңәйтү турында да сөйләде. Бүген өченче ангарны реконструкцияләү бара, анда милекчеләр пазогребень плитәләр җитештерү линиясен эшләтеп җибәрергә ниятли.

«Без үзебезне «Гипс компаниясе»нә конкурент дип санамыйбыз, җитештерү куәтләребез һәм җитештерелгән продукция күләме үзара чагыштырырлык түгел. Ләкин яңа төр продукциягә заказ бирүчеләр бар, һәм без аны җитештерергә әзер», – дип сүзен йомгаклады Роберт Рафаэль улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев