Хезмәт итү вакыты чыккан – утильләштерүгә
Татарстанда электрон һәм электр җиһазларын түләүсез утильләштерү буенча «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
- Программа кысаларында бюджет учреждениеләренә түләүсез нигездә электрон һәм электр җиһазларын утильләштерүгә тапшыру мөмкинлеге бирелә, - дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гафиятуллина. - Утильләштерү, документларның тулы комплектын тапшырып, табигатьне саклау законнары нормаларына туры китереп башкарыла.
Шулай ук программа кысаларында техниканы исәптән төшерү өчен кирәкле техник торыш буенча актларны тапшырып, җиһазларның (шул исәптән медицина җиһазларының) техник торышына түләүсез экспертиза үткәреләчәк. Бушлай утильләштерүгә куллану үзлекләрен югалткан компьютер, электрон, электр, оптик җиһазлар (компьютер, офис техникасы һәм көнкүреш техникасы, «радиация» билгесе белән билгеләнгән җиһазлардан тыш) кабул ителә.
Программада катнашу өчен учреждениеләргә Фонд сайтында www.eko-fond.ru теркәлергә кирәк, безнең районда утильләштерү өчен җиһазларны чыгару 21-22 майга планлаштырылган.
Түләүсез утильләштерүгә кабул ителәләр:
компьютер һәм офис техникасы,
- көнкүреш техникасы,
электр кораллары,
- фәнни һәм медицина техникасы,
- телефоннар һәм шәхси гаджетлар,
- җиһазларның запас частьләре һәм аксессуарлары.
Утильләштерүгә кабул ителми:
- радиация билгесе булган җайланмалар,
- бастыру техникасы картриджлары,
- люминесцент лампалар,
- батарейкалар, ИБП, АКБ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев