Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби офицер Кама Тамагы комиссариаты җитәкчесе итеп билгеләнде

Муниципаль район Советының чираттагы 10 нчы сессиясендә районның хәрби комиссары тәкъдим ителде.

Комиссариатка майор Рамил Фәйзрахманов җитәкчелек итә башлады

Рамил Бәхтияр улы солдаттан офицерга кадәр хәрби юл үткән, РФ Кораллы Көчләрендә 20 елдан артык хезмәт иткән, 2015 елда запаска киткән. 2021 елда Казанга күченгән, 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән, анда бүгенге көнгә кадәр "Кыр почтасы 29656" хәрби часте штабы башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган.

Агымдагы елның 29 апрелендә Кама Тамагы районының хәрби комиссары итеп билгеләнгән. Рамил Фәйзрахманов түбәндәге хәрби бүләкләргә ия: Батырлык ордены, Суворов медальләре, Хәрби батырлык өчен, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден медале.

26 май көнне Рамил Фәйзрахманов кадет интернат-мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев