«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы каршында махсус хәрби операция ветераннарының иҗтимагый советы төзелде.
Яңалыклар

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы каршында махсус хәрби операция ветераннарының иҗтимагый советы төзелде.

Күптән түгел биредә беренче утырыш узды, анда республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 59 махсус хәрби операция ветераны катнашты.

Безнең районнан советка махсус хәрби операциядә һәлак булган абыйсы Андрей Андряшов гаиләсен тәкъдим итүче Илья Андряшов керде.

Андрей Андряшов 2024 елның ноябрендә үз теләге белән хәрби хезмәткә контракт төзегән, ә 2025 елның декабрь ахырында аңардан хәбәрләр килми башлаган. Соңрак гаиләсе аның үлеме турында хәбәр алган. Бүген Андрей Андряшовның олы улы Леонид, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, тимер юл гаскәрләрендә армия хезмәте үтә.

Иҗтимагый совет рәисе итеп бертавыштан махсус хәрби операция ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» төбәк программасы финалисты Әнвәр Рәис улы Мөхәммәтҗанов сайланды, әлеге якташыбыз турында газетабыз май аенда язган иде.

Аның фикеренчә, советның төп миссиясе төбәкнең ветераннар җәмәгатьчелеге, фонд филиалы җитәкчелеге һәм республика дәүләт хакимияте органнары арасында бәйләүче звено булу.

Советның кайбер әгъзалары, шул исәптән Илья Андряшов та онлайн утырышта катнашты. Без аның белән телефон аша элемтәгә кердек, ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте.

Утырышны ахырында анда катнашучылар фонд һәм хөкүмәтнең уртак тырышлыгы белән күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп булачагына ышаныч белдерделәр.


Нет комментариев