Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Вакытлы коткару посты эшли башлады

25 марттан районда һава мендәрендә судно булган вакытлыча коткару посты урнаштырылган.

Ул боз китү чорында һәм елга тулысынча боздан азат ителгәнче гамәлдә булачак.
Су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча төп идарәсе ел саен балыкчыларның күпләп бозга чыга торган урыннарында вакытлыча коткару постлары ача.
Безнең районда судно Заовражный Каратайда балык тоту базаларының берсендә нигезләнә. Кизү торган вакытта инспекторлар көн саен сулыклардагы бозның торышына мониторинг ясый һәм елга акваториясенең иң куркыныч участокларында рейдлар үткәрәләр. Бу хакта киңәйтелгән киңәшмәдә ГИМС җитәкчесе Алексей Ананьев хәбәр итте.  Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган ел кышкы чорда 5 вакыйга булган һәм бары тик бер кеше генә коткарылып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев