Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре төн эчендә Россия төбәкләре өстеннән Украинаның 85 пилотсыз очкычын юк иткән.
Бәреп төшерелгән очкычларның иң күп саны Краснодар крае өстендә теркәлгән – 42 аппарат. Шулай ук Брянск өлкәсе территориясендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшергәннәр, тагын өчесен Ленинград өлкәсе өстендә, икешәрне — Воронеж һәм Әстерхан өлкәләре өстендә, берешәрне — Калуга һәм Смоленск өлкәләре һәм Ставрополь крае өстендә юк иткәннәр.
Нет комментариев