Утка юл юк
15 апрельдә Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мөмкин булган урман янгыннарын булдырмау һәм аларга оператив җавап бирү өчен әзерлек эшләре башкарды. Аерым алганда, республика территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелде, анда урман янгыннарына каршы оешмаларның барлык техникасы исәпкә алынды.
Киңәйтелгән киңәшмәдә район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре алдында Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча инспектор Роман Горбунов чыгыш ясады, ул 25 апрельдән торак пункт территорияләрендә чүп-чар яндыруны тыю турында хәбәр итте. Ул шулай ук өмәләр вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев