Яңалыклар
Татарстанда 73 база станциясе урнаштырылачак
Алар авылларны 4G мобиль элемтә белән тәэмин итәчәк.
2025 елдан мондый станцияләрдәге барлык җиһазлар да Россиядә җитештерелгән. Аларның кайсы торак пунктларда урнаштырылачагын дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү аша халык үзе хәл итә.
Безнең районда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча 6 база станциясе урнаштырылды инде. 2022 елдан әлеге программа буенча Татарстанда кече авылларда һәм бистәләрдә 500 дән артык LTE база станциясе барлыкка килде. 33 меңнән артык татарстанлының югары тизлекле 4G-интернетка тоташу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев