Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Руль артында исерек килеш

24 апрельдә автоинспекторлар Тәтеш - Кама Тамагы автоюлының 36 чакрымына (Куйбышев Затонына керү юлы алдында) “ВАЗ-2114” маркалы транспорт чарасын туктаткан.

Машина йөртүче – 1979 елгы ир-атта исереклек билгеләре күренгән.

– Аңа алкотектор белән тикшерү узарга тәкъдим ителде, нәтиҗәдә сулышында 1.566 промилле алкоголь барлыгы ачыкланды, бу хәмер куллану фактын исбатлады, - дип хәбәр итте газетага Югары Ослан ЮХИДИ җитәкчесе Илназ Галимов. - Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыга карата административ материаллар төзелде. Мировой суд кагыйдә бозу турындагы эшне караячак.

Исегезгә төшерәбез, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән, шулай ук полиция хезмәткәренең тикшерү узу турындагы законлы таләбеннән баш тарткан өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм ителү һәм 45 мең сум штраф яный (РФ Административ хокук бозулар кодексына 1.01.2025 елдан кертелгән үзгәрешләр нигезендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев