Районда ел башыннан алып биш янгын очрагы булды
Яңалыклар

Районда ел башыннан алып биш янгын очрагы булды

Торак секторда янгыннар буенча вәзгыять киеренке хәлдә кала бирә.

Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле безнең районда 5 янгын булган, бәхеткә, аларда кешеләр зыян күрмәгән.

Соңгысы шушы атнада булды. 6 июльдә, иртәнге сәгать алтыда бердәм диспетчерлык хезмәте пультына Куйбышев-Затон табиблык амбулаториясе яну турында хәбәр килгән.

- Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килгәндә, хәл мондый иде: тышкы билгеләр буенча көчле төтенләү, тәрәзә аша ачык яну күзәтелде, бина эчендә беркем дә юк иде, ярдәм сораган тавыш ишетелмәде, шунда ук янгынны сүндерергә керештек, - дип хәбәр итә МОНД өлкән инспекторы Роман Горбунов. - Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш һәм янучан конструкцияләргә ут кабу.

Янгын нәтиҗәсендә елгачылар бистәсендә модульле табиблар амбулаториясе зарар килгән, зыян күрүчеләр юк.

Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре район халкын электр белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга, җылыту приборларын һәм кабызылган электр җиһазларын караусыз калдырмаска, спиртлы эчемлекләрне артык кулланмаска, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра.

 

 


Нет комментариев