Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лачыннар оча һавада...

Экология министрлыгы безнең районда лачыннарның балобан дигән төрен яңадан булдыру буенча проектны гамәлгә ашыра.

Аларга “Русский сокол” оешмасы ярдәм итә. Апрель аенда орнитолог-галимнәр ясалма оялар урнаштыру өчен урын сайлады.

Без галимнәр белән элемтәгә кердек һәм кошчыклар партиясенең районга июнь башында китерелүе турында белдек. Аларны Мәскәү янындагы ерткыч кошлар питомнигыннан алып килгәннәр.

- Араларында нәни кошчыклар да, мөстәкыйль зур кошлар да бар, алар барысы да хэкларга җибәрелде,-дип мәгълүмат белән уртаклашты орнитолог-галим Иван Чаплашкин. - Районга барлыгы 10 кош китерелде һәм һәр хэкка бишәрләп урнаштырылды. 3 июньдә, кошлар ачык мәйданчыкларга чыга алсын өчен, без беренче тапкыр хэкларны ачтык.

Исегезгә төшерәбез, хэк – җирдән 2 метр биеклектә урнаштырылган ачык мәйданчык, анда ябык вольер бар. Кошчыкларны волонтерлар күзәтә, алар мәйданчыкка азык салалар һәм, җиргә егылып төшкән очракта, кошчыкларны урыннарына күтәреп куялар.

- Кошчыклар ачык мәйданчыктан егылып төшмәдеме?

- Андый хәл булмый калды, без бит башка проектларның хаталары аша да өйрәнәбез. Мондый проблемалар хэкларга кошларны артык күп урнаштырылган очракта барлыкка килә. Безнең исә һәр хэкка бишәр кошчык урнаштырылды. Ачык мәйданчыкта канатларын җәеп, кояш ванналары алырга урыннары җитәрлек. Ләкин безнең исәпләүләр шуны күрсәтә: һәр мәйданчыкта 10га кадәр кош урнаштырырга мөмкин.

- Хэклар ничек урнаштырылды?

- Мәйданчыклар өчен урыннар дөрес сайланды, кошчыклар үзләрен уңайлы хис итә. Иң зурларының тиздән канат кагуын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев