Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квартплата артса, кая барып зарланырга?

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына, декабрь ае өчен квартплатаның артып килүе сәбәпле, республикада яшәүчеләрдән шикаятьләр керә башлаган.

Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина “Челнинские известия” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, электр энергиясе һәм газ буенча – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, коммуналь өлкә: җылылык, су, канализация буенча – Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясен исәпләү буенча – Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. ТКХ бәясен исәпләү буенча Тарифлар буенча дәүләт комитетының “кайнар телефоны”на (236-36-36) да шалтыратырга мөмкин.

Лариса Хәбибуллина искәртеп үткәнчә, барлык торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатлы булырга, үз вакытында күрсәтелергә тиеш. Аларның бәясе 9%тан күбрәккә арткан очракта, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев