Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге чакырылыш: нәрсәләр үзгәрде, нәрсә юк

1 октябрьдә Россия армиясенә көзге чакырылыш башланды. Шуңа бәйле рәвештә район халкында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт итү вакыты, яше һәм урынына кагылышлы сораулар туа.

Аларга район хәрби комиссары Таһир Миңнекәев җавап бирде.

- РФ Президентының 2023 елның 29 сентябрендәге 735 номерлы Күрсәтмәсе нигезендә хәрби хезмәткә чакырылыш бөтен ил буенча, шул исәптән Татарстан Республикасында да 2023 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.

- Районнан хәрби хезмәткә чакырылучыларны җибәрү оештырылдымы?

- Чакырылучыларны район җыелу пунктыннан озату 20 октябрьдән соң башланачак. Хезмәт итү вакыты, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк.

- Районнан хәрби хезмәткә чакырылучылар кайда хезмәт итәчәк?

- Хәрби хезмәткә чакырылучылар Россия Федерациясе территориясендәге Кораллы Көчләр берләшмәләренең һәм хәрби частьләренең даими дислокация пунктларына җибәреләчәк. Вакытлыча хезмәт итүче солдатлар Россиянең яңа төбәкләрендә РФ Кораллы Көчләре бүлекчәләренең дислокация пунктларына: Донецк һәм Луганск халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә яки махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җибәрелмәячәк.

- Хәзерге хәрби хезмәткә чакырылучылар өйрәнүләр узамы? Гомумән, хәзер «өйрәнүләр» дигән төшенчә бармы?

-Хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бере хәрби-хисап белгечлекләренә өйрәнү өчен укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәреләчәк, шуннан соң алар гаскәрләргә озатылачак. Калганнары хәрби-патриотик тәрбия белән актив шөгыльләнәчәк, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен физик әзерлекләрен һәм әхлакый-психологик рухларын яхшыртачак.

 - Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруда яшь буенча үзгәрешләр үз көченә кердеме?

- Юк, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча югары яшь чигенең 30 яшькә кадәр дип үзгәртелү 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Димәк, 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яшь тулган барлык гражданнар билгеләнгән тәртиптә запаска алыначак. Хәрби хезмәткә чакыру буенча билгеләнгән срокларны үтәгән хәрбиләр вакытында запаска җибәреләчәк һәм яшәү урыннарына кайтарылачак.

- Октябрьдә тагын нинди үзгәрешләр гамәлгә керде?

- 2023 елның 1 октябреннән административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты. Хәрби бурычны үтәүдән качу финанс ягыннан чыгымлы. Штрафлар күләме шактый артты.

- Мобилизациянең икенче дулкынына әзерләнергә кирәкме?

- Генераль штаб өстәмә мобилизация чараларын үткәрүне планлаштырмый. Моннан тыш, соңгы вакытта контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә карар иткән гражданнар саны сизелерлек артты. Контракт буенча хәрби хезмәткә алу эше дәүләт структуралары белән тыгыз хезмәттәшлектә дәвам итә. Безнең районда бу эш зур темпта бара, бүген без контракт хезмәтенә гражданнар җыю буенча республикада иң яхшыларның берсе. Хәрби комиссариатка элекке контрактчы рекрутер буларак эшкә алынды, ул бу хезмәт турында ишетеп кенә белми, теләгән кешеләргә барысын да аңлата. Шуңа күрә без хәрби һөнәрләрдә үз көчләрен сынап карарга теләгән гражданнарны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев