Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәле авылы пациентларын яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итәчәкләр

Көрәле авылында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча яңа блоклы-модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелеше бара.

Бүгенге көндә коммуникацияләр үткәрелгән, бинаның каркасы җыелган, түбә ябу эшләре тәмамланган, ишек һәм пластик тәрәзәләр куелган. Бинаның эчке ягын эшлисе генә калган.

Тиздән пациентларны заманча, уңайлы, яңа бинада кабул итәчәкләр. Биредә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да булачак.

Модульле биналар фельдшер-акушерлык пунктлары өчен махсус төзелгән. Аларда процедура кабинеты, кабул итү кабинеты өчен бүлмәләр каралган. Хезмәткәрләр өчен киенү-чишенү бүлмәсе һәм санузел җиһазландырылган. Барлык ФАПлар да кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Пациентларны  ФАП мөдире – Фәридә Сабирова кабул итәчәк. Ул беренче медицина ярдәме күрсәтәчәк, табиб күрсәтмәләрен үтәячәк, халыкны диспансерлаштыруны оештырачак, йортка килеп медицина хезмәте күрсәтәчәк.

Хәзерге вакытта Көрәле фельдшер-акушерлык пункты 22 кв метр гомуми мәйданда башлангыч мәктәп белән бер бинада урнашкан. Бина 1993 елда төзелгән һәм тиешле таләпләргә туры килми. Шуңа күрә ФАП өчен яңа бина төзергә карар иткәннәр.

Өстәвенә, авыл үзәк район хастаханәсеннән – 50 км, Тәмте табиблар амбулаториясеннән 25 км ераклыкта урнашкан, җитмәсә, юлның өчтән бер өлеше каты өслекле түгел.

ФАП халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм аны тагын да оперативрак итү мөмкинлеге бирәчәк.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылышы авыл халкы өчен күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булачак.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев