Быел җәй хастаханә палаталары ике тәгәрмәчле «уенчык»та юл-транспорт һәлакәтеннән соң җәрәхәтләнгән балалар белән тулган. Ләкин ата-аналар балаларына куркыныч транспорт сатып алуларын дәвам итәләр.
Шул ук вакытта яшүсмерләргә питбайк сатып алу хәзер штрафка түгел, ә җинаять эшенә әверелергә мөмкин. Татарстанда мондый беренче эшнең Кайбыч районында каралуы турында язган идек инде. Прецендент булдырылган, һәм бөтен ил буйлап судлар уза, алар балаларга мототехника бүләк иткән ата-аналарга карата карарлар чыгара.
2026 елның беренче яртыеллыгында гына да мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә 20 яшүсмер һәлак булган, 700 гә якын кеше җәрәхәт алган. Шул ук вакытта питбайкларны сату арта гына бара: техниканы спорт инвентаре итеп рәсмиләштерәләр, әмма ата-аналар еш кына гомуми файдаланудагы юлларга чыгу тыелганын, ә нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкинлеген оныталар.
Нет комментариев