Каматамагылылар «Бердәм Россия» форумында
Казанда «Бердәм РОССИЯ» партиясенең халык программасын гамәлгә ашыру буенча «Нәтиҗә бар!» төбәк хисап-программа форумы булды.
Чарада Татарстан Рәисе, партиянең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева форумда район делегациясе составында катнашты. Ул чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
"Фикер алышуның төп темасы гамәлдәге халык программасын үтәүгә йомгак ясау, шулай ук алдагы чорга программага керәчәк яңа тәкъдимнәр формалаштыру булды. Тәкъдимнәр турында фикер алышу «Икътисади үсеш драйверлары», «Авыл үсеше», «Яшьләр һәм балалар: киләчәк стратегиясе», «360°ка иминлек» дигән дүрт мәйданчыкта узды.
Дискуссияләр барышында гаиләләргә ярдәм чараларына аерым игътибар бирелде. Киң хуплау алган инициативалар арасында күп балалы гаиләләр өчен кешбэкны күздә тоткан “Гаилә ялы" проекты. Идея гаиләдәге балалар санына карап, ял һәм эчке туризм чыгымнарын өлешчә компенсацияләүдән гыйбарәт. Якындагы биш елга яңартылган халык программасын партия бу елның августында тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев