Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кама Тамагының Үзәк мәчете каршында якшәмбе мәктәбе төзелеп килә

- Без күптән якшәмбе мәктәбен ачу турында хыялландык, - ди район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин.

Безнең бәхеткә иганәче дә табылды. Ул безнең мәчеткә җомга намазын укырга керде һәм ярдәм итәргә тәкъдим итте. Иганәченең әти-әнисе тумышы белән безнең районнан. Соңрак тагын бер якташыбыз игелекле эшкә ярдәм итәргә теләвен белдерде. Якшәмбе мәктәбе төзелешенә июль ахырында керешкәннәр. Бина аш бүлмәсе һәм чаралар үткәрү өчен залы булган 80 кв. м мәйданлы бер катлы булачак. Бүгенге көндә эшләр 40% ка башкарылган. Төзүчеләр бинаның  эчке төп кысасын (каркасын)  җыйганнар инде, җылыткыч өчен обрешетка урнаштыру белән шөгыльләнәләр. - Эшләрне ел ахырына төгәлләргә өметләнәбез, - дип дәвам итте Галимулла хәзрәт Яруллин. - Биредә балалар һәм өлкән мәхәллә кешеләре өчен якшәмбе мәктәбе булачак, анда мөселман балалары өчен җәйге һәм кышкы лагерь сменалары  узачак. Шулай ук без бу бинада никахлар, исем кушу йолалары, мөселман бәйрәмнәре хөрмәтенә хәйрия ашлары һәм ифтарлар үткәрергә планлаштырабыз. Теләге булганнар  бинада эчке эшләр башкарырга ярдәм итә алалар. Өстәмә мәгълүмат алу өчен районның Үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев