Кама Тамагында торак йортта янгын чыккан
Яңалыклар

Кама Тамагында торак йортта янгын чыккан

Бу атнада иртән 116 нчы ПСЧ диспетчеры пультына Кама Тамагындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Беренче янгын сүндерү бүлекчәсе килгән вакытта аш бүлмәсе тәрәзәсеннән куе төтен чыккан. Сораштырылган беренче шаһитлар һәм күршеләр хуҗа хатын өйдә калган булырга мөмкин, дип аңлаттылар. Әмма янгын вакытында ул өйдән чыгарга өлгергән.

- Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, аннары торак йорт эчендәге конструкцияләргә ут кабу, - дип хәбәр итте газетага МОНД инспекторы Роман Горбунов. Янгын нәтиҗәсендә торак йортка зыян килгән, җәрәхәтләнүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

- Бүгенге көндә йорт хуҗалары ремонт ясый, хуҗабикә әлегә кунакханәдә яши, - дип хәбәр итте газетага башкарма комитет җитәкчесе Альберт Сәлимов. - Район халкына шуны искәртәсе килә: мондый хәлләр турында диспетчерлык хезмәтенең бердәм номеры 112 гә хәбәр итәргә кирәк. Бу барлык хезмәтләргә һәлакәткә бер үк вакытта берьюлы җавап бирү, димәк, зыян күрүчегә оперативрак ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Ә бүгенге очракта бик күп хезмәтләр, шул исәптән район җитәкчелеге дә янгын турында тиз генә белмәде. 

- Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгынга каршы хезмәт районара бүлеге ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга чакыра, - дип искә төшерде Роман Горбунов. -Җылыту приборларын һәм электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз, спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез.

Янгын сүндерү часте телефоннары 112, 01, 101, 2-13-93


Нет комментариев