Юллар төзүдә һәм ремонтлауда заманча технологияләр
Бер ай эчендә район юлларында 4500 квадрат метрдан артык мәйданда чокырлар ремонтланган.
Киңәйтелгән киңәшмәдә «Татавтодор» АҖның Апас филиалы «Кама Тамагы» юл идарәсе хезмәте җитәкчесе Рамил Ганьятуллин 2026 елгы төзелеш сезонында юл-төзелеш эшләрен башкару бурычлары турында сөйләде.
– «Кама Тамагы» юл идарәсе карамагында безнең муниципаль районда урнашкан 266,649 км автомобиль юллары бар. Бу сезонда юл идарәсе эшчеләре юлларны ремонтлауга 13 мартта керештеләр. 14 апрельгә юлларны ремонтлау бригадасы 4500 кв метрдан артык мәйданда юл өслегендәге кимчелекләрне төзәтте. Һәр яз саен эшнең бу төре юл өслеген саклау, барлыкка килгән кимчелекләрне вакытында бетерү өчен башкарыла, бу исә ахыр чиктә транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итә. Эш заманча технологияләр – агымлы-инъекция ысулы белән алып барыла.
Шулай ук бу сезонда бер чакрым озынлыктагы карта ысулы белән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Автопавильоннарны, билгеләрне һәм киртәләрне буяу, грунт һәм вак таш юлларны һәм юл кырыйларын профильләү һәм планлаштыру, юл билгеләрен урнаштыру һәм алыштыру һәм башка эшләр башкарылачак.
Предприятие юлларны карап тотудан тыш, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүне дә планлаштыра.
– 2026 елга Кама Тамагы - Казан трассасының Яшелчәдән Антоновкага кадәр һәм аннан соң узган ел 4,389 км озынлыктагы яңа асфальт җәелгән участогына кадәр ремонт эшләре планлаштырылган.
Казан–Ульяновск–Кама Тамагы автомобиль юлының күчмә участогында Красновидоводан соң борылышта 1,350 км озынлыкта капиталь ремонт тәмамланачак,бу участокта җир эшләре узган ел төгәлләнде.
«Казан–Ульяновск–Иске Барыш–Кама Тамагы» автомобиль юлында Иске Барыштан алып Апас районы чигенә кадәр 1,057 км озынлыкта асфальт-бетон өслек торгызылачак.
Районның төп трассалары арасындагы 1,956 км һәм 5,130 км озынлыктагы «Красновидово-Сөйки» автомобиль юлын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк.
Берничә ел «Бэркут» ҖЧҖ һәм Олы Салтыкта яшәүче мәктәп укучыларының ата-аналары автобус хәрәкәте куркынычсыз булсын өчен авылга керү юлын ремонтлау мәсьәләсен күтәрде.
- Предприятие эшчеләре юлның әлеге участогын норматив хәлгә китерү буенча зур эш башкардылар. Хәзер Кече Карамал авылына кадәр мәктәп маршруты юлы ремонтлана.
Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ремонтлау һәм язгы чүп-чардан чистартуны 15 майга кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев