Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары көч сынашты
7 апрельдә Рудник урта мәктәбе базасында узган «Имин тәгәрмәч» бәйгесенең район этабында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары мәктәп отрядларыннан 30 дан артык бала катнашты.
Иҗади этапта балалар юл хәрәкәте иминлеге темасына сәхнә күренешләре, шигырьләр һәм җырлар тәкъдим иттеләр. Бу номинациядә Кама Тамагы татар мәктәбе командасы җиңү яулады.
- «Велосипедны фигуралы йөртү» гамәли этабы катнашучыларга авыррак бирелде: трассаны штраф баллыннан башка бик азлар гына үтте, бу гамәли шөгыльләрнең җитмәве турында сөйли. Кама Тамагы мәктәбе командасы бәйгегә нибары бер атна гына әзерләнгән, Сөйки мәктәбе командасы – ике атна чамасы. Виктория Рожкова һәм Юлия Климачева бигрәк тә борчылдылар: спорт залында урын җитмәү трассаны узуны катлауландырды. Шуңа да карамастан, Юлия бу этапта иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” мәйданчыгында тыныч атмосфера хөкем сөрде, һәм укучыларның игътибары тупланган иде. Алар билетлардагы сорауларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җавап бирделәр һәм билгеле бер юл вәзгыятендә дөрес хәрәкәт итү алгоритмын таптылар. Биредә катнашучылар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен күрсәтте. Тенештән Евгений Никонов, Тәмтедән Мирослав Саков, Кама Тамагыннан Мурат Ибәтов һәм Иске Казиледән Алсу Шәмсетдинова биремнәрне барысыннан да яхшырак үтәделәр.
Бәйгенең барлык мәйданчыклардагы эшләре төгәлләнгәннән соң, комиссия баллар санауга һәм җиңүчеләрне билгеләүгә кереште. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Рудник урта мәктәбе алды, икенче урында – Иске Казиле мәктәбе яшь инспекторлары, өченче урында – Сөйки мәктәбе укучылары.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Миңнуллина, Югары Ослан ЮХИДИ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илназ Галимов һәм «БДД» ДБУ белгече Кристина Миңнуллина котлады. Алар балаларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев