Имтиханнар өзлексез узарга тиеш
28 майда 9 һәм 11 сыйныф укучыларын аттестацияләү башланды.
Бу вакытка Кама Тамагы урта мәктәбендә төзелеш һәм ремонт эшләре туктатылды, чөнки әлеге уку йорты имтиханнар үткәрү пункты буларак билгеләнгән. Барлык аудиторияләр, җиһазлар һәм инженерлык челтәрләре йомгаклау аттестациясенә әзер.
Киңәйтелгән киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева район хезмәтләре җитәкчеләренә, алдан килештермичә, мәктәп янында бернинди ремонт эшләре үткәрмәүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте, чөнки бу элемтә эшен бозарга һәм имтихан процессына зыян китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев