Имам-мөхтәсиб дәүләт бүләгенә ия булды
Бүләкләү тантанасы татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» XVI форумын ачу кысаларында узды.
15 майда «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә зур чара узды һәм анда Россиянең 78 төбәгеннән 1000 делегат җыелды.
Форумда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Үз чыгышында ул имамнар һәм мөфтиләрнең татар халкын, туган телне һәм гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүләрен ассызыклады. Бу юнәлештәге эш Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Татарстан Рәисе исламның чын кыйммәтләрен вәгазьләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
"Мондый очрашулар барыбызны да борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик кирәк. Бер-береңне ишетү һәм уртак тел табу бик мөһим, бу – төп кыйммәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул телне, мәдәниятне үстерүгә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән делегатларга бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла Яруллин да бар. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Галимулла хәзрәт район мөхтәсибәтен 2005 елдан бирле җитәкли. Бу вакыт эчендә берничә белем бирү программасы гамәлгә ашырылган. Теләге булган кешеләр мәчеттә гарәп телен өйрәнә ала. Хәзерге вакытта курсларга 28 кеше йөри. 2026 елдан Кама Тамагы үзәк мәчете балалар белән эшләүдә туган телне тирәнтен өйрәнү юнәлешен сайлады. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 38 бала белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев