Яшьләр эшче һөнәрләрен сайлый
Моны уку йортлары вәкилләренең районның югары сыйныф укучылар белән очрашуы исбатлады.
Югары уку йортына керергә теләүчеләр аз, күпчелек укучылар 9 нчы сыйныфтан соң эшче һөнәр алырга тели. Яшьләр арасында эшче һөнәрләренең популярлыгы арту турында РФ Дәүләт Думасы депутатлары да сөйли. Эшче һөнәрләре торган саен дәрәҗәлерәк була бара.
Дәүләт Думасында эш эзләү буенча сайтларда иң еш эзләнә торган эш урыннары әйтелде. Болар: заводлар, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, төзелеш, чыгару һәм ремонтлау оешмалары. Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, эретеп ябыштыручылар, токарьлар, гомуми төзелеш эшләре бригадирлары һәм йөк транспорты йөртүчеләр һөнәрләренә аеруча ихтыяҗ зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев